Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде

«Апуш» театр студиясенең яңа сезоны ачылу уңаеннан оештырылган музыкаль-театраль тамашада «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының җиңүчеләре дә игълан ителде. Җиңүче 12 пьесаның икесе бу сезонда «Апуш» студияләрендә куелачак.

«Акчалы бүләкләр дә булачак. Ләкин язучы өчен иң зур бүләк – язылган әсәрнең уйналуы. Бу сезонда Айгөл Әхмәтгалиеваның «Тыз-быз» пьесасын нәниләр белән куябыз. Нәниләребез тыз-быз килеп йөрерләр. Җиң сызганып Айгөл ханым белән эшкә тотынырбыз. Ә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Гөлүсә Батталованың «Көндәлек» пьесасы куелачак», дип игълан итте «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

«Авторларга рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Мин бик рәхәтләнеп, хәтта ләззәтләнеп укыдым - болар чын нәфис әсәрләр иде. Бу әсәрләр барысы да сәхнәдә куелырга лаек», дип бәяләде конкурска килгән әсәрләрне жюри әгъзасы, драматург Мансур Гыйләҗев.

«Без бит әсәрләрне укыганда авторларны белмәдек. Алар алга таба да «Апуш»ка яза башларлар дип телисе килә», диде жюри әгъзасы, «Апуш» театр студиясе педагогы Зөлфия Вәлиева.

«Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсы җиңүчеләрен сәхнәгә чакырып котладылар.

«Кече состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә:

I урын - «Тук-тук, Әпчхи, Ой-ой яки телефонсыз көн», Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан);

II урын - «Иптәш мөгез», Айгөл Сөнгатуллина (Казан).

«Зур состав өчен балалар пьесасы» номинациясендә:

I урын - «Тызбыз», Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы);

II урын - «Galyamcraft яки Диләфрүз Убыр илендә», Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова (Башкортстан);

III урын - «Аюҗан турында әкият», Нәсүр Юрушбаев (Казан).

«Кече состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә:

II урын - «Тезләнмә», Гөлүсә Батталова (Әтнә);

III урын - «Мактанчык баттл: Шүрәле & Микки Маус», Эльвира Фатыйхова (Кукмара).

«Зур состав өчен яшүсмерләр пьесасы» номинациясендә:

I урын - «Көндәлек», Гөлүсә Батталова (Әтнә);

II урын - «Шакмак туп», Лилия Гыйбадуллина (Чаллы);

III урын - «Зилант», Илфак Хафизов (Казан).

Махсус бүләк – «Хикмәт бердәмлектә, дуслыкта», Нурия Сәйяр (Казан);

«Дөнья булгач, төрле хәлләр була», Руфия Җәләева (Ютазы).

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus