Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның 6 югары уку йорты БРИКС илләре университетлары топ-исемлегенә кергән

Татарстанның 6 университеты БРИКС илләренең иң яхшы югары уку йортларының сынау рейтингына кергән. Алар арасында иң югары урынны Казан федераль университеты алган, ул 89нчы булып тора. Мәгълүмат югары уку йортларының глобаль рейтингы сайтында урнаштырылган.

Югары уку йортларыннан Иннополис университеты 101-125 урыннар арасында урнашкан.

КФУдан тыш, исемлеккә Татарстан башкаласыннан тагын өч югары уку йорты кергән. Алар - Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — КАИ, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, алар 201-250 позицияләрдә урнашкан, шулай ук Казан дәүләт медицина университеты — 301-350.

«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты 451-500 урындагы югары уку йортлары төркеменә кергән.

Исемлектә берләшмәнең 10 дәүләтеннән - Бразилия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Согуд Гарәбстаны, Эфиопия һәм Көньяк Африка Республикасыннан барлыгы 600 университет бар.

Элегрәк RAEX рейтинг агентлыгы генераль директоры белдергәнчә, гамәлдәге рейтинглар БРИКС үсеше спецификасына һәм максатларына туры килми. Шуңа күрә берләшмә илләреннән аерым топ югары уку йортлары булдыру турында карар кабул ителде.

Тикшеренүгә аңлатмада әйтелгәнчә, рейтинг «кайсы университетлар белем бирү, фәнни һәм иҗтимагый миссияләрне гармонияле рәвештә гамәлгә ашыра» дигән төп сорауга җавап буларак төзелгән. Шорт-исемлеккә 825 белем бирү оешмасы эләккән, әмма аларның бер өлеше кайбер критерийларга туры килмәү сәбәпле, төшереп калдырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus