Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда XIX-XX гасыр Идел буе халыкларының туй йолалары фотокүргәзмәсе ачылды

Бүген Халыклар дуслыгы йортында «XIX-XX гасыр Идел буе халыкларының туй йолалары һәм Балачак дөньясы» дигән уникаль фотокүргәзмә ачылды. Ул беренче тапкыр быел җәй көне Горький исемендәге паркта «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проекты кысаларында тәкъдим ителгән иде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Биредә Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләренең шәхси гаилә архивыннан Идел буе халыклары фоторәсемнәре, экспедиция материаллары, дәүләт архивы каталогы, шулай ук Казан этнография музее тупланмалары тәкъдим ителгән», - диелә хәбәрдә.

Чарада катнашучыларны Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Гатина, сәнгать белеме кандидаты, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге баш белгече, «Тормыш агачы» проекты кураторы Лилия Җиһаншина һәм проектның фәнни җитәкчесе, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова сәламләгән.

«Безнең фотокүргәзмә контекстында бу фотомизгелләр – татар, рус, мордва, чуваш, удмурт, мари, башкорт халыклары гореф-гадәтләре белән бәйле. Бурычыбыз – бу мизгелләрне үз күзләребез белән күрү, аларны дәвам иттерү. Фоторәсемнәрдә бик матур йөзләр күрәбез, алар һәрвакыт рухлы, чөнки бу – гомер бәйрәме. Бу күргәзмәне һәркем үз күзләре белән күрәчәк һәм үзенчә тасвирлаячак», - диде сәламләү сүзендә Фәнзилә Җәүһәрова.

Халыклар дуслыгы йортының «Дуслык» галереясендәге фотокүргәзмә октябрь ахырына кадәр эшләячәк.

  • «Тормыш агачы» проекты 2022 елдан Казан мэриясе, Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus