Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Зәй егете өйләнде

Зәй хәрби хезмәткәре махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан һәм өйләнергә булган. Илдар сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган һәм аның «әйе» дигән җавабын алгач, ЗАГСка гариза биргәннәр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Илдар агымдагы елның язында контракт төзеп Ватаныбыз сагына баскан. Ул эчке эшләр бүлеге системасында хезмәт куйган. Хәрби буларак, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмаган.

«Бик күп егетләр, дусларым мобилизация буенча китте. Аларга ярдәм, авыр вакытта бергә булу кирәк. Безнең частьтә бик күп Зәй егетләре хезмәт итә. Без бер-беребезгә терәк булып хезмәт итәбез, бер-беребезнең кадерен беләбез. Гуманитар ярдәм килә, моның өчен зәйлеләргә бик зур рәхмәт. Маскировкалау челтәрләре үрүчеләр аерым хөрмәткә лаек», - ди Илдар.

Ләйсән белән алар район эчке эшләр бүлегендә танышкан. Башта бер-берсенә игътибар итмәсәләр, соңрак аралаша башлагач, алар арасында мәхәббәт уты кабынган.

«Илдар махсус хәрби операциягә китәм дигәч, бик кайгырдым. Исән-сау булуларын телим. Аллага шөкер, исән-сау ялга кайтты. Мин аны көтәчәкмен», - диде Ләйсән.

Яшь гаиләне әти-әниләре, якыннары котлады. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, яшь гаиләнең бәхетле булуын, Илдарның исән-сау җиңү белән кайтуын теләде.

Тантанада катнашучы башкалар да яшь гаиләгә изге теләкләр юллады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus