Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 20 вакансияләр ярминкәсе үткәрелгән

2024 елда Татарстанда махсус операциядән кайткан хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен 20 вакансияләр ярминкәсе үткәрелгән. Нәтиҗәдә, мөрәҗәгать иткән 62 кешенең 51е инде эш тапкан, тагын унбере туры килгән вакансияләр сайлый. Бу хакта «Минем карьерам «Бердәм Россия» белән» партия проектының Татарстандагы координаторы Ольга Павловага сылтама белән партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Павлова хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру мәсьәләсе «Бердәм Россия»нең аерым контролендә булуын билгеләп үтте.

«Биш кеше үз эшен ачу өчен 145,1 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алды. Тулаем алганда, быел республикада мәшгульлек үзәкләре тарафыннан предприятиеләрнең 25,7 мең вакансиясе ябылды», - диде ул.

Проект координаторы 2025 елда Татарстанда мәшгульлек үзәкләренең бөтен челтәрен комплекслы модернизацияләү башланачагын искәртте. «Бүгенге көндә Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Кукмарада дүрт кадрлар үзәге оештырылды инде», - дип өстәде ул.

Ел башыннан бирле «Минем карьерам «Бердәм Россия» белән» партия проекты ярдәмендә 47 мең чара үткәрелгән, аларда 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, 200 меңгә якын кеше эшкә урнашкан, дип белдерде партия проектының координаторы, Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев.

Аның сүзләренчә, партия шулай ук квалификацияне арттыру һәм яшьләр белән эшләү мәсьәләләренә дә игътибар бирә. Әйтик, 2024 елда 100 меңнән артык яшүсмер һөнәри ориентация чараларында катнашкан. 150 мең кеше төрле лекцияләргә, өйрәтү программаларына, семинарларга һәм карьера остаханәләренә кушылган.

Ул шулай ук «Бердәм Россия»нең социаль партнерлар, һөнәри берлекләр, эш бирүчеләр белән бергә «Кадрлар» илкүләм проектына тәкъдимнәр җибәрүенә игътибар юнәлтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus