Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Солдат әтисе» медале белән бүләкләнгән Альберт Сафиуллин: Бу ата-аналарга хөрмәт билгесе

Татарстанда туган Россия Герое Айнур Сафиуллинның әтисе «Татар-информ» агентлыгына махсус хәрби операциядә катнашучыларның башка әти-әниләре белән бер рәттә торуы белән горурлануын әйтте. Бүген Альберт Сафиуллинга «Солдат әтисе» медален тапшырдылар. Бүләкләү тантанасы Бөтенроссия Әтиләр көне уңаеннан «Москва» концертлар залында узды.

«Әлеге тантаналы чарага баруда ярдәм күрсәткән өчен шәһәр хакимиятенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Мондый очрашуларда һәрвакыт уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тоясың. Россия Героеның әтисе буларак минем горурланырга хакым бар», - диде Альберт Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, бу аның шәхси бүләге түгел, анда хатыны Лилия һәм бөтен гаиләнең өлеше кергән.

«Геройны ничек үстерергә? Балачакта әнием Сталинградтан эвакуацияләнгән вакытта авиация һөҗүменә дучар булуы, анда әти-әниләрен һәм туганнарын югалтуы хакында сөйләгән иде. Аннары мәктәпне искә төшерәм, анда әдәбият укытучысы минем аңымда патриотизмның ныклы нигезләрен булдырды. Без Бөек Ватан сугышы турындагы фильмнар карап үстек, бу минем тормышка мөнәсәбәтемдә дә чагылыш тапты. Әгәр ватанпәрвәрлек сиңа сеңгән икән, бу балаларыңда да чагылыш таба», - дип өстәде Альберт Сафиуллин.

Искәртеп узабыз, Россия Герое Айнур Сафиуллин штурм отряды белән бергә торак пунктны азат итүдә катнаша. Ул башка хәрбиләр белән бергә өч сәгатьтән артык дошманның контрһөҗүменә каршы тора һәм шәхси составны югалтмыйча куелган барлык бурычларны да үти.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путинның узган елның 19 декабрендә Россия Герое, Казанда туган Айнур Сафиуллинны «Алтын Йолдыз» белән бүләкләве хакында хәбәр иткән иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus