Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

БРИКС саммиты уңаеннан «Татарстанда эшләнгән» дигән күргәзмә ачыла

20-25 октябрьдә Казанда XVI БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» дигән күргәзмә эшләячәк. Экспозиция ике мәйданчыкта оештырылачак. Техника урын алган күргәзмәнең бер өлеше – ТР Дәүләт Советы каршында, икенчесе парламент бинасында урнаша. Татарстанда эшләүче 50гә якын компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ачык һавадагы күргәзмә 3 мең квадрат метрга якын мәйданны били. Биредә Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә.

Россиянең авыр йөк автомобильләре җитештерүчеләре арасында флагман булган КАМАЗ үзенең соңгы эшләнмәләрен тәкъдим итә, К5 буынындагы магистраль тягач - «КАМАЗ-54901» - шуларның берсе. Экспонатлар арасында КАМАЗда җитештерелә торган үзбушаткычлар, йөк автомобильләре һәм автобус та бар.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Мәйданчыкта Россиянең «КАМАЗ-мастер» командасы ралли-рейдларда чыгыш ясый торган спорт автомобилен күрсәтәчәкләр.

Казан вертолет заводы «Ансат» медицина һәм полиция вертолетларын тәкъдим итә.

«Аурус» компаниясе Aurus автомобильләренең өч моделен (Arsenal, Komendant һәм Senat Long) күрсәтә. Татарстанда җитештерелгән шундый автомобильләрнең берсендә Россия Президенты Владимир Путин йөри.

«РариТЭК» автомобиль заводы үзенең LOTOS бренды астында җитештерелә торган NEON моделендәге 12 метрлы автобусын тәкъдим итә.

«Соллерс» компаниясе пассажир, шул исәптән туристик һәм мәктәп автобусларын күрсәтә. Моннан тыш, предприятие ашыгыч ярдәм машинасын да тәкъдим итәчәк. Кунаклар компаниянең яңалыгы - Sollers RF8 премиум-классындагы пассажир минивэны белән таныша ала.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Экспозициянең зур өлешен авыл хуҗалыгы техникасы алып торачак.

Күргәзмәдә шулай ук 11 метрлы яхта белән танышырга мөмкин.

ТР Дәүләт Советы бинасындагы мәйданчыкта оештырылган күргәзмәдә исә Татарстанның 30дан артык оешмасы катнаша.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында егермегә якын ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus