Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татмедиа»да патриотик әдәби конкурс башлап җибәрергә әзерләнәләр

«Татмедиа»да «Геройлар янәшәдә» патриотик юнәлештәге әдәби конкурсын уздыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Бәйге 2024 ел азагына кадәр башланып китәчәк, ә нәтиҗәләр 9 майга туры китереп чыгарылачак, дип планлаштырыла. Конкурска Татарстанда туып үскән ир-егетләрнең махсус хәрби операция бурычларын үтәү барышында күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы, каһарманлыгы һәм патриотлыгын чагылдырган әсәрләр авторлары кушыла ала. Катнашу өчен 18 яшьтән өлкәнрәк булу шарт.

«Конкурсны игълан итү генә аз. Аны оештыру, иҗади кешеләрне күпләп җәлеп итү турында фикер алышырга кирәк», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Түгәрәк өстәл вакытында конкурс нигезләмәсе турында да сөйләштеләр. Шулай итеп, экспертлар катнашучыларга зур жанр әсәрләре (мәсәлән, роман) язарга вакыт җитмәячәк, дип фаразлады. Моннан чыгып, нигезләмәгә төзәтмәләр кертеләчәк, дип көтелә.

«Тирән һәм сыйфатлы публицистика кайвакыт романнан яхшырак була ала», — дип саный язучы Зиннур Мансуров.

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны алга сөрү, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү, иҗади эшчәнлекне стимуллаштыру, талантлы авторларны ачыклау һәм Татарстанда заманча әдәбият әсәрләре корпусын баету максатларыннан оештырыла.

«Бик вакытлы һәм мөһим конкурс. Ил бүген әлеге проблема белән яши — һәр гаиләдә, һәр даирәдә кешеләр бу хакта фикер йөртә, уйлый, борчыла, елый. Язучылар һәм журналистлар бу проблемадан читтә кала алмый», - дип саный язучы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus