Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Балаларга музыка» заманча композиторларның вокал һәм хор музыкасы фестивале була

20 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концерты була.

«Фестиваль Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән балалар-яшүсмерләр академик вокал һәм хор музыкасын үстерүгә һәм популярлаштыруга, балалар музыка мәктәпләренең педагогик репертуарын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Эш нәтиҗәсендә фестиваль өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә 50дән артык яңа әсәр иҗат ителде, алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгы буларак әзерләнде», - диде «Татар-информ»га Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Гөлнара Тимербулатова.

Гала-концертта җыентыкларны рәсми рәвештә тәкъдим итү була. «Казан шәһәренең балалар музыка мәктәпләре коллективлары Идел буенда яшәп, иҗат итүче композиторларның хор һәм вокал әсәрләрен башкарачак. Гала-концерт программасында Гөлнара Тимербулатова, Елена Анисимова, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Лилия Таһирова һ.б. Идел буе композиторларының яңа музыкасы яңгыраячак», - диде ул.

Аның әйтүенчә, концертта Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының Камера оркестры (җитәкчесе һәм дирижеры – Ильяс Камал), хор коллективлары, вокал ансамбльләр, шулай ук Татарстан Республикасы солистлары (барлыгы 500дән артык башкаручы) катнаша. Фестиваль кунаклары – балалар музыка мәктәпләре укучылары, укытучылар һәм профессиональ музыкантлар. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

  • Фестиваль «Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы тарафыннан үткәрелә. Остаханәнең җитәкчесе – Гөлнара Тимербулатова. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте һәм «САФ» балалар үсешенә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus