Добавить новость

Выпить, взять кольцо и погладить кота: как правильно отмечать Татьянин день

Билетная касса на станции Дегунино Савеловского направления, 2003 год, Москва

"Аэрофлот" экстренно посадил самолёт в Астрахани: безопасно и вовремя

Тепло в Москве: температура в выходные превысит норму на 8 градусов

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУ галимнәре Мөхәммәт Мәһдиевнең музеена бардылар һәм каберен зиярәт кылдылар

11 октябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең галимнәре Мөхәммәт Мәһдиевнең әдәби музеена барды һәм каберен зиярәт кылды. Әлеге чара Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан университетта белем биргән галимнәр һәм язучыларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелә.

Музей җитәкчесе Халидә Габидуллина Мөхәммәт Мәһдиевнең әдәби музее Арча районы Гөберчәк авылында урнашкан туган йорты территориясенә кертелеп, 1996 елда оештырылды, дип сөйләде. «Мөхәммәт Мәһдиев васыятнамәсендә: «Мин үлгәннән соң, туган нигеземне әдәби музей итеп эшләсәгез иде», – дип әйтә. Әмма ул вакытта әдипнең туган нигезендә аның бертуган апасы Равия яши иде, ул 2001нче елда гына вафат булды. Шуңа күрә Мәһдиевләрнең туган йорты нигезе янында махсус агач бина төзелеп, музей итеп ачылды», – дип, сөйләде ул.

Музейда өч экспозиция бар. Һәрбер экспозициядә Мәхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, бала чагы, әти-әнисе, туганнары һәм иҗатына кагылышлы әйберләр, документлар һәм фотолар тәкъдим ителгән.

«Музейга килгән кеше авыл халкына: «Сез Мәһдиевне кайсы яктан беләсез? Кем ул сезнең өчен?» – дип, сораса. «Ул безне юллы иткән кеше», – диячәкләр. Чөнки Мөхәммәт Мәһдиев шунда туып, Татарстан Республикасының халык язучысы исеменә ирешкән, һәм музее эшләгәнлектән, 2008-2009нчы еллар аралыгында безнең авылга асфальт юл килде. «Элек тә юк иде юллар, бүген дә юк юллар», – дип, яза Мөхәммәт абый. Әмма бүгенге көндә әлеге сүзләр актуальлеген югалтты», – ди Халидә Габидуллина.

Мөхәммәт Мәһдиев музеена килүче мөгалимәләр арасында аның шәкертләре дә бар иде. Аларның берсе – ул филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Йосыпова. Ул Мөхәммәт Мәһдиев белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

«Мөхәммәт Мәһдиев бик матур җырлый иде, һәм ул искиткеч матур дикциягә, сөйләм осталыгына һәм тел байлыгына ия булган кеше. Галим булмаган булса, талантлы артист булыр иде. Ул бик талантлы кеше иде, теләсә кайсы профессиядә эшли алган булыр иде. Әмма ул иң шәп укытучы булды», – дип искә алды ул.

Әлфия Йосыпова мөгаллименең бик зәвыклы киенүен дә билгеләп үтте. «Аның киенү рәвеше дә бик үзенчәлекле иде. Безнең укытучылар арасыннан беренчеләрдә булып чит илгә чыккан кеше буларак, ул бик затлы, модалы киемнәр алып кайта торган иде. Без аңа исебез китеп карап тора идек. Аның ямау салган кебек пиджагы бар иде, ул безгә: «Кызлар, сез Мөхәммәт Мәһдиевнең терсәге тишелгән дә ямау салган, дип уйламагыз, бу – модалы пиджак», – дия иде», – ди ул.

«Безгә – авылдан килгән татар баласына – ул белем белән бергә тормыш мәктәбе дә бирде. Чын татар зыялысының үрнәге иде ул. Аның үзенә күрә бер стиле бар иде, ул студентка китапта булган әйберне түгел, ә үзе эзләп тапкан яңа материалны бирә иде. «Сез алты томлыкны болай да укыйсыз, мин сезгә яңалык, яңа белем бирергә тырышам», – дия иде. Мөхәммәт Мөһдиев – бик үзенчәлекле, акыллы, гыйлемле, шул ук вакытта заманча кеше иде», – дип искә алды галимә.

Соңыннан КФУ галимнәре Мөхәммәт Мәһдиевнең каберен зиярәт кылдылар. Халык язучысының каберендә башта «галим» һәм аннын соң гына «язучы» диелгән. Мөхәммәт Мәһдиевнең кабер ташында үзен иң беренче чиратта «галим» дип язарга соравы васыятьнамәсендә әйтелгән була, ди галимнәр.

  • Мөхәммәт Мәһдиев – әдәбият галиме, Казан дәүләт университеты мөгаллиме, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
  • Мөхәммәт Сөнгәт улы Мәһдиев 1929 елның 1 декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын читтән торып тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. Ул – 20 йөз башы әдәби тәнкыйтен, татарга хезмәт иткән мәдрәсәләр тарихын өйрәнгән һәм шул чор әдипләренең иҗатларына багышланган хезмәтләр язган галим. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев 1961 елда «Без – кырык беренче ел балалары» повесте кергән әсәрләр җыентыгын чыгара. Һәм шул елдан башлап күпсанлы романнар, повестьлар авторы буларак халык арасында таныла.
  • Казан дәүләт университетында доцент, әдәбият галиме укытучысы булып эшләү дәверендә Мөхәммәт Мәһдиев студентларга үз заманында тыелган гыйльми табышларын сөйли торган була. Шулай ук ул методист, дәреслекләр авторы, фольклорчы да. Әдәбият галиме Альберт Яхин белән берлектә Мөхәммәт Мәһдиев «Халык авыз иҗаты әсәрләрен системалы өйрәнү» дигән хезмәт бастыра. 1989 елның 1 декабрендә, 60 яшендә ул лаеклы ялга чыга. 1995 елның 14 июнендә Казанда вафат була. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина сөйләде.
  • Әлеге чаралар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре тарафыннан оештырыла.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В январе во Владимирской области ушли из жизни известные земляки

Роман Вильфанд: Тепло в Москве продлится до конца января и начала февраля

SHAMAN, ДЕЛА ЯНИСА ТИММЫ, ГЕНЕРАЛА КИРИЛЛОВА И... А.С. ПУШКИН СОВПАЛИ НЕ СЛУЧАЙНО?! Очень важные данные! Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Сыгравшего Леню Голубкова актера Владимира Пермякова обманули мошенники

Музыкальные новости

Путин удивился: средняя зарплата в Москве достигла 160 тысяч рублей

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже музыкальной гарнитуры из сетевого гипермаркета

Путина удивило, что средняя зарплата в Москве составляет всего 160 тысяч рублей

Продажа песен. Песни на продажу. Продажа текстов песен.

Новости России

Спрос россиян на недвижимость за границей в 2024-м упал на четверть

Авиалайнер из Москвы 25 января задержался с прилетом во Владивосток

Субботнее чтиво: итоги уходящей недели

На северо-западе Москвы благоустроили Сходненскую набережную для прогулок

Экология в России и мире

«ТОП 15 LIKE FM» – смотри, что нравится на МУЗ-ТВ

Продюсер Дворцов: Анна Седокова активно готовится к концертам после выписки

Российские туристы начали массово заболевать в Таиланде серьезной болезнью: в отелях находится много больных россиян

Гастроэнтеролог Садыков перечислил признаки того, что стресс начал разрушать желудок

Спорт в России и мире

Синнер успешно пробился в полуфинал Открытого чемпионата Австралии

Зверев заступился за Джоковича перед трибунами на АО: не освистывайте игрока с травмой

Стефанос Циципас философски прокомментировал поражение Бадосы от Соболенко на AO-2025

Теннисистка Павлюченкова заработала больше всех из россиян на Australian Open

Moscow.media

Из-за снега парализовано движение на участке трассы Сургут – Когалым в Югре

С начала 2024 года Отделение СФР по Москве и Московской области оплатило пособия по временной нетрудоспособности 2,9 млн жителей региона

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Bluetooth-сканер штрих-кодов SAOTRON P04 на базе CMOS-матрицы











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Радио Romantika – 14 лет в эфире

Билетная касса на станции Дегунино Савеловского направления, 2003 год, Москва

Тепло в Москве: температура в выходные превысит норму на 8 градусов

ТАСС: блокчейн-игру Age of Mars внесли в реестр нарушителей