Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чечня сугышында катнашкан Актанышның Такталачык авылы егетенең исеме мәңгеләштерелде

Әфган сугышында һәм Чечняда хәрби хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан солдатлар үзләренең берләшмәләрен төзегән. Алар Ватаныбызга куркыныч янаган вакытта, кулларына корал алып, дошманга каршы көрәшкән егетләрнең исемнәрен мәңгеләштереп яшь буынга патриотик тәрбия бирә, батырларның исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә таныта. Актаныш районы Такталачык авылында Чечня сугышы ветераны Нияз Фәтхуллин истәлегенә мәктәп диварына хәтер тактасы куелды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Нияз Фәтхуллин 1984 елда Такталачык авылында туа, 1991-1998 елларда Такталачык мәктәбендә укый. 2002 елның 20 июлендә хәрби хезмәткә китә. 2002 елның 29 ноябреннән 2004 елның 19 мартына кадәр Чечня Республикасында барган хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

«Ни кызганыч, ике елга якын утлар-суларда сынмаган, сыгылмаган райондашыбызның гомере кыска була, Нияз Рафис улы 2023 елның 4 декабрендә вафат була, диелгән хәбәрдә.

Нияз Фәтхуллинның исемен мәңгеләштерү йөзеннән укыган мәктәбендә тантаналы чара узды, батыр егетнең исеме «Батырлар даны» музей- почмагындагы стендта урын алды. Биредә Нияз Рафис улының бик матур фоторәсеме куелган, тормыш биографиясе язылган.

Мәктәп укучылары катнашындагы патриотик очрашуда чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев, мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев, Чечня хәрби хәрәкәтләре берләшмәсе җитәкчелеге барысы да Нияз Фәтхуллинның батырлыгы турында үрнәк итеп сөйләде. Авыл имамы Мөдәрис абый аның рухына изге Коръән аятьләре багышлады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus