Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сергачның «Татар радиосы» баш мөхәррире: Иҗтимагый оешмалар арта, алар белән яхшы эшлибез

Бөтенроссия татар журналистлары форумы ачылышында Түбән Новгород өлкәсенең Сергачтагы «Татар радиосы» баш мөхәррире Фәрит Аймалетдинов җирле иҗтимагый оешмалар белән актив эшләүләре турында сөйләде. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.

«Халык санын алу нәтиҗәләре буенча, безнең төбәктә 26 мең татар бар. Түбән Новгород өлкәсендә 34 татар авылы, барысында да радио, телевидение эшли. Түбән Новгород татарлары Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да яши, аларга интернет аша эфирны таратабыз. Иҗтимагый оешмаларга килгәндә, шөкер Аллаһка, бөтенебез талашып беттек! Сигез иҗтимагый оешма, ике көрәш федерациясе бар. Татар халкы һәм көрәшчеләре кими, ләкин иҗтимагый оешмалар арта. Без алар белән яхшы эшлибез, соңгы арада алар активлашты», - диде ул форумда.

Фәрит Аймалетдинов бүгенге көндә Сергачтагы «Татар радиосы»нда иҗтимагый оешмаларга 8 640 секунд эфир бирелгәнлеген, 25 920 секунд әлеге тапшырулар кабатлап чыкканлыгын әйтте. «Иҗтимагый оешмаларга бу гына аз, аларның көн саен эфирга чыгасылары килә. Шулай булгач, мин аларга «Вершки и корешки» мультфильмын карарга кушам. Аннары алар эфир таләп итүдән туктый, атнасына дүрт тапкыр да җитә», - дип, уены-чыны белән сөйләде ул.

«Иҗтимагый оешмаларга ярдәм итәбез, мәсәлән, Сабантуй оештырганда реклама әзерлибез, акча сорамыйбыз. Радиоканалыбыз эшли, бүгенге көндә аны Чувашия Республикасының бер өлешендә һәм Мордовиядә дә тыңлыйлар. Безнең төп бурычыбыз – Түбән Новгород өлкәсендә яшәүчеләргә татар мохитен тудыру. Бөтендөнья татар конгрессы белән без тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Килегез, үзебездә көтеп калабыз, - диде «Татар радиосы» баш мөхәррире.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus