Җәмәгать эшлеклеләре, конфессияләр лидерлары, төрле берләшмәләр җитәкчеләре һәм иҗат индустрияләре вәкилләре шәһәрдә «КАМ-ОН» программасы ярдәмендә барлыкка килгән арт-объектлар белән танышты. Бу – СИБУР һәм Түбән Кама администрациясенең уртак проекты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Экскурсия маршрутына 8 зур картина керде, алар шәһәр йортлары фасадларында ясалды. Проектны оештыручылар һәр муралның тарихы, урам сәнгатенең танылган авторлары, проектның шәһәргә нәрсә бирүе турында сөйләделәр. Түбән Каманы заманча сәнгать белән тулыландыру буенча «КАМ-ОН» арт-программасын ел башында башлап җибәрделәр.
Беренче ике картина – «Матушка-Кама» һәм «Лаборант кыз» – узган ел Санкт-Петербургтан RASKRASIMVSЕ командасы рәссамнары тарафыннан иҗат ителде. Быел урам арт-галереясын Екатеринбургтан STENKA продюсерлык үзәге кураторлыгында эшләнгән тагын 6 мурал тулыландырды: «Конструктор полимерлары», «Агач утыртучы малай», «Ай фазалары», «Гаилә», «Лемаев», «Синең уен».
Фото: © https://tat.e-nkama.ru
Барлык картиналар да үзенчә уникаль. Мәскәү рәссамы Тимур Forkaның кабатланмас стиле «пластилин реализм» авторлык техникасында булдырылган арт-программаның гаиләне гәүдәләндергән муралында чагыла. Казан урам рәссамы Рөстәм QBic эшләре дә таныла: аның күп кенә картиналарының аерылгысыз элементы – кубик «Ай фазалары» муралында да барлыкка килде. Санкт-Петербургтан «ХОТ» командасы рәссамнары үзләренең гадәти булмаган стилендә – «геометрик минимализм»да ясыйлар. Түбән Камада аларның иҗаты белән «СИБУР Арена НК» янында «Синең спорт» муралы янында танышырга мөмкин.
«КАМ-ОН» исеме иҗат, шәһәр һәм халыкның тыгыз бәйләнешен чагылдыра, шәһәр өчен мөһим булган Кама елгасына сылтама ясый. Арт-программаның беренче «Матушка-Кама» муралы нәкъ менә шушы елгага багышланган. Рәссамнар елганы нәфис кыз образында гәүдәләндергәннәр.
«Мураллар һәр шәһәр кешесенә якын һәм мөһим темаларга багышлана: гаилә кыйммәтләренә, экологиягә, мәдәнияткә, милли традицияләргә, спортка, Түбән Кама сәнәгатенә. Әлеге темаларны узган язда шәһәрлеләр үзләре воркшоп вакытында тәкъдим итте. Россиянең төрле почмакларыннан килгән рәссамнар бу кыйммәтләрне үз картиналарында чагылдырдылар, урам рәсем сәнгатенең уникаль экспонатларын булдырдылар», – дип билгеләп үтте «Түбән Кама нефтехим»ның корпоратив коммуникацияләр юнәлеше һәм брендингы җитәкчесе Ранис Хәлилов.
«КАМ-ОН» паблик-арт программасы дәвам итә: киләсе елда Түбән Камада яңа арт-объектлар барлыкка киләчәк.