Азнакайның 5нче «Солнышко» балалар бакчасында әлеге уңайдан зур тантаналы чара узды. Анда биредә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар да чакырулы иде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Коллективны, ветераннарны әлеге истәлекле дата белән мәгариф идарәсе профсоюзлары оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова тәбрикләде, барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде.
Намуслы хезмәт куйган тәрбиячеләргә, бакча хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм концерты да кунакларның күңеленә хуш килде. Җырлы-биюле тамашада балалар да, тәрбиячеләр дә актив катнашты, дип хәбәр итә 5нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Илүзә Салихова.