Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авыл мәдәният йортында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» электрон басмасы һәм «Атна вакыйгалары» газетасы журналисты Юлай Низаевның Кубогына шахмат-шашка турниры узды. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
«Бу чараны Юлай бабасы, бар гомерен Башкортстан матбугатына багышлаган «Игенче» район газетасы журналисты, редакция каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәгә нигез салучы танылган язучы, шулай ук умартачылар остазы Әгъдәл Низаевның якты истәлегенә багышланды», диелә хәбәрдә.
Турнир Аблай мәдәният йортында Аблай урта мәктәбе белән берлектә үткәрелде. Анда ике дистәдән артык укучы, яшь спортчылар актив катнашты. Алар матур, киеренке уен күрсәтте. Чара барышында Юлай «Авыл хуҗалыгы сулышы» дип аталган фотокүргәзмәсе дә кунакларда кызыксыну уятты.
Шахмат турнирында катнашучыларга һәм җанатарларга сәламләү сүзе белән Үрнәк авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Чакмагыш районында «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Резидә Ильясова һәм Юлай Низаев үзе чыгыш ясадылар. Рәсимә Дамир кызы үз чыгышында якташлары белән элемтәләрне өзмичә, Татарстанда тырыш хезмәтен салган Юлай Азамат улының авыл халкы өчен җан атып яшәгәнен билгеләп узды. Шулай ук бүгенге көндә аблайлыларның «Аек авыл» республика конкурсында катнашырга әзерләнүен һәм мондый шәп спорт чараларының халык өчен бик тә мөһим булуын ассызыклады.
«Якташларыбыз үзләренең туган җирләрен онытмый. Юлайга шундый матур турнир үткәрүгә алынуы, балаларыбызда бу спортка мәхәббәт үстерүгә керткән өлеше өчен зур рәхмәт. Элек аның бабасы Әгъдәл агабыз Аблайны, аның халкы турында газета биләрендә күпләп язса, бүген Юлаебыз бу эшне дәвам итә. Шундый якташларыбыз булу белән горурланабыз», – диде Рәсимә Зәйнетдинова.
Турнирда Аблайның иң оста шахматчысы һәм абсолют җиңүче булып Руслан Джуманазаров танылды. 2нче урынны Данил Хәйруллин яуласа, 3нче урынга Риназ Гарифуллин һәм Айнур Салимов чыкты.
Шашка уенында Илнара Шәрәфетдиновага тиңдәшләр булмады. Ә менә 2 һәм 3 урынлы пьедесталларга Илнар Габдуллин һәм Назгөл Ибраһимова күтәрелде.
Аблай мәктәбе директоры урынбасары Динара Гомәрова һәм физкультура укытучысы Әнүдә Исхакова уен барышын контрольдә тоттылар, хөкемдарлар булдылар.
Җиңүчеләргә һәм призёрларга Кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләк-күчтәнәчләре өләшелде.
Юлай Азамат улы үзенең Кубогына уздырылган беренче турнирның җиңүчеләрен бүләкләгәннән соң, мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтовага, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ибраһимовага һәм мәктәп коллективына турнирны оештырудагы ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Ул мәдәният йортына портатив колонка һәм мәктәпкә волейбол тубы бүләк итте. Һәм әлеге турнирны традицион итү теләген белдерде. Аның бу нияте, фикере хуплап каршы алынды.