Татарстанда урыны белән кырау төшү көтелә
Чәршәмбе төнендә, 18 сентябрьдә, Татарстанда көз башыннан беренче тапкыр туфракта кырау булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Сүз республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнары турында бара. Төнлә анда һава температурасы +1..+6 градус, ә кайбер урыннарда туфракта 0 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атна уртасында Татарстанда кырау төшәчәк. Синоптиклар фаразына караганда, республикада коры һава көтелә, көннәр җылы, төннәр салкын була.