Хәзер Татарстанда М12 «Көнчыгыш» трассасында планлаштырылган алты күпфункцияле зонаның барысы да эшли. Аларның соңгысы Мәскәү юнәлешендә магистральнең 778нче километрында ачылды. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Телеграм-каналында сөйләде.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, «юл буе инфраструктурасы автомобильчеләр өчен уңайлы, шулай ук төбәкләрнең икътисади үсеше драйверы да булып тора».
«Бу эш урыннары да, инвестиция дә, субъектларның җәлеп итүчәнлеге дә. Шуңа күрә бу эш белән даими һәм актив шөгыльләнәбез», - дип ышандырды ул.
Хөснуллин сүзләренчә, хәзер М12 трассасында Мәскәүдән Казанга кадәр 21 күпфункцияле зона эшли. Ел ахырына кадәр тагын өчне ачу планлаштырыла, ул Чувашия һәм Түбән Новгород өлкәсе территориясендә булачак.
М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы 9 төбәк, шул исәптән Татарстан территориясе аша уза. Мәскәүдән Төмәнгә кадәр магистральнең гомуми озынлыгы 1961 километр булырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 21 декабрендә видеоэлемтә аша Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы трасса участогын ачты. М12 төзелеше «транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча алып барыла.