Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Каманың туган көн программасы билгеле

Якшәмбе, 22 сентябрьдә, Түбән Кама туган көнен билгеләп үтәчәк. Шәһәргә – 58 ел. Бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар 20 һәм 21 сентябрьдә узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Шәһәр көне – безнең нинди матур урында һәм нинди шәп кешеләр белән яшәвебезне тагын бер кат раслау мөмкинлеге ул. Шуңа күрә бу бәйрәм генә түгел, ә яраткан шәһәребезгә, беренче төзүчеләргә һәм Түбән Каманың барлык халкына хөрмәт күрсәтү», - диде «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

Җомга, 20 сентябрьдә, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнгән ишегалларын тантаналы ачу планлаштырыла. Бәйрәм чаралары Кайманов, 2/18 һәм Менделеев, 16, Вахитов проспекты, 32 һәм Төзүчеләр бистәсендә уза.

Капиталь ремонттан соң «Доброволец» яшьләр-яшүсмерләр үзәге ачылачак (Корабельная ур., 25).

18 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә камера оркестрының, «Капелла» вокаль ансамбленең һәм халык уен кораллары оркестрының концерт сезонын ачу планлаштырыла.

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, 9.00 сәгатьтә «Батыр» спорт комплексында Скандинавия (төньяк) йөреше фестивале ачылачак. 12.00 сәгатьтә җиңел атлетика буенча «КРОСС-наций» йөгереше планлаштырылган.

11.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә Менделеев исемендәге бульварны һәм 27нче микрорайонның җәяүлеләр променадын ачачаклар.

«Айда» экстрим-паркы яшьләр өчен бәйрәм мәйданчыгы булачак. 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Түбән Кама райдерлары һәм яшь спортчылар катнашында экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, «Айда» паркы инструкторларының мастер-класслары узачак.

13 сәгатьтә Яшь тамашачы театрында А.С.Пушкин әкиятенә нигезләнгән «Жил старик со своею старухой» спектакленең премьерасы була. Премьералар шулай ук 22 һәм 23 сентябрьдә узачак.

Шулай ук шимбә көнне «Гаилә» шәһәр паркы территориясендә икенче тапкыр «Игелекле Түбән Кама» хәйрия фестивале узачак. Рәсми ачылыш 14 сәгатьтә планлаштырылган.

Шәһәрнең туган көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы «Манзара» сәүдә үзәге янында урнашачак. 12 сәгатьтән Зур гастрономия фестивале эшли башлый. Шинчылар проспектында спорт машиналары һәм мотоциклчылар күргәзмәсе оештырылачак. Ә 16 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр «Манзара» янында Түбән Кама иҗат коллективлары, Татарстан артистлары Рәсим Низамов һәм Алинә Давыдова катнашында концерт марафоны узачак. Шәһәр халкын бәйрәм белән «Galibri & Mavik» музыкаль дуэты котлаячак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus