Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәү татарлары Курскидан эвакуацияләнгән балалар өчен бәйрәм оештырды

Мәскәү татарлары Курск өлкәсенең һөҗүмгә дучар булган районнарыннан эвакуацияләнгән балалар өчен бәйрәм оештырды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

«Россия халыклары ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы чакыруы буенча, генераль директор урынбасары Ирина Бабакова белән бергә, Мәскәү татарлары автономиясе активистлары һәм Татар мәдәни үзәге артистлары Серпухов шәһәре татарлары автономиясе белән берлектә Татар мәдәнияте көне үткәрде. Чара «Лесная поляна» шифаханәсендә узды.

Татар мәдәни үзәге артистлары балаларда бәйрәм кәефе булдыру өчен барысын да эшләде. «Илдан» бию ансамбле җитәкчесе Надия Ягудина һәм коллектив солисткалары алар өчен татар биюләре буенча мастер-класс үткәрде. «Хәзинә» ансамбле җитәкчесе Илмира Галимова исә сәнгать иҗаты дәресе оештырды, диелә хәбәрдә.

Таган районы татарлары автономиясе башлыгы Рәфыйк Вәлитов балалар белән хәрәкәтчән уеннар уйнады. Шулай ук ачык һавадагы мәйданчыкта импровизацияләнгән концерт булды. Анда артистлар гына түгел, барлык катнашучылар популяр һәм балалар җырларын башкарды.

Артистлар үзләре әйтүенчә, кечкенә Сабантуй килеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар күңел дә ачты, татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре турында да белде. Чара милли камыр ризыклары белән традицион татар чәе эчү белән тәмамланды. Татар мәдәни үзәге артистлары Серпухов татарлары автономиясе активистлары һәм Рәис Гомәровка чараны оештыруда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр ителә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus