Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда сайлау кампаниясен бик әйбәт уздырдык

Татарстанда сайлау кампаниясе тәмамланды, җиденче чакырылыш парламент фракцияләрен, комитетларын һәм комиссияләрен формалаштыру буенча эш башлана. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышында белдерде.

«Сәяси партияләргә һәм сайлаучыларга сайлауларда катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Республикада сайлау кампаниясен бик әйбәт уздырдык. Һәм тулаем Россия буенча сайлаулар оешкан төстә узды. Ә Татарстанны уңай яктан билгеләп үттеләр. Биредә хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә һәм тармакларында барган зур иҗади эш тора», - диде парламент җитәкчесе.

Ул искәрткәнчә, бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә, 13 төбәктә, шул исәптән Татарстанда, закон чыгару органнарына сайлаулар узды. «Бөтен җирдә сайлаулар узган дип танылды. 659 депутат мандатының 545ен «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре алды», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин Татарстан тавыш бирүчеләр саны буенча төбәкләр арасында лидерларның берсе булды, диде. «Татарстанлылар сайлауларга җиденче чакырылыш Дәүләт Советын формалаштыру өчен депутатлар сайларга кирәклеген аңлап килделәр. Тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясаган хокук бозулар теркәлмәгән. Татарстанда 2,9 млн сайлаучының 2,1 миллионы, ягъни 71,6 проценты тавыш биргән. Бу яхшы күрсәткеч», - диде ул.

Хәзер, спикер сүзләренчә, сайлаучыларның наказларын үтәү буенча зур эш көтә. Республикада 100 депутат мандатының 86сын «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре алды. «Кешеләр безгә ышана, тавыш бирделәр-хупладылар. Безгә наказларны үтәү белән җитди шөгыльләнергә һәм агымдагы иҗади эшне дәвам итәргә кирәк булачак», - диде ул.

Мөхәммәтшин «халык тарафыннан дәүләт хакимияте алдына куелган бурычларны бергәләп хәл итү өчен хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителәчәк» яңа программалар барлыкка киләчәген дә кире какмады.

Республика сайлау округы һәм 49 бер мандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узган һәм дөрес дип танылды, дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул ачыклык керткәнчә, 34 нче Чистай округында тавыш бирү кандидатларны өстәмә күрсәтү өчен 1нче декабрьгә кичектерелгән. «Сайлаулар тыныч, оешкан, закон нигезендә, ачык һәм хәбәрдар узды. Хокук саклау органнарының оператив штабы мәгълүматлары буенча, җитди вакыйгалар теркәлмәгән. Тавыш бирү барышына һәм сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый торган хокук бозулар теркәлмәде», – диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Бердәм тавыш бирү көнендә республикада 2760 сайлау участогы эшләде. Тавыш бирү барышын 16 меңнән артык күзәтүче күзәткән. Моннан тыш, сайлау участокларында видеоконтроль һәм видеофиксация системалары бар иде.

Кондратьев хәбәр иткәнчә, 78,4 меңнән артык сайлаучы, ягъни 2,6 проценты, өйдә тавыш биргән. 32 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган. «Бу сервисның кирәкле һәм уңайлы булуын күрсәтә. Без әлеге сервис гамәлләренә карата бер генә шикаять тә, мөрәҗәгать тә алмадык. Кайнар линия телефоннарына 730 шалтырату килгән. Партияләрдән һәм депутатлыкка кандидатлардан шикаятьләр килмәде», - дип йомгаклады ул.

Партия исемлекләре буенча депутат мандатларын «Бердәм Россия» (44 мандат) һәм КПРФ (алты мандат) вәкилләре алды. Бер мандатлы округларда 42 мандатны «Бердәм Россия» партиясе алды, икешәр мандат – ЛДПР һәм «Яңа кешеләр», берсен – «Гадел Россия» партиясе. Тагын ике мандатны үз-үзен тәкъдим итү тәртибендә сайланучылар ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus