Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан ДОСААФында яңа контрактчылар беренчел әзерлек курслары уза

ТР ДОСААФында күптән түгел контрактка кул куйган хәрбиләр өчен өйрәтү атышлары уздырдылар һәм экипировка бирделәр. «Батыр» үзәге башлыгы Владислав Кузнецов «Татар-информ»га биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, хезмәткә китәр алдыннан беренче биш көндә яңа контрактчыларны өстәмә рәвештә ТР ДОСААФ мәйданчыгында укыталар.

Укуда аларны инструкторлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар өйрәтә. Кандидатлар палаткаларда яшиләр, иртәләрен зарядка ясыйлар. Дәресләрдә аларны тактикага, сугыш кырында хәрәкәт итәргә, медицина ярдәменә һәм атарга өйрәтәләр. Кандидатларны растяжкаларны куярга һәм салдырырга өйрәтәләр, миналар һәм кассетаның нинди булуын күрсәтәләр.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Уку бары тик кандидат теләге буенча гына уза.

«Инструктор кыз, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, яныңда беркем булмаса, үзеңә ничек медицина ярдәме күрсәтергә икәнен сөйли. Иптәше яраланган икән, аңа ничек ярдәм итәргә кирәген күрсәтә. Анда беспилотниклар буенча аерым инструктор бар, ул төрле пилотсыз очкычларның ничек тавыш чыгаруы, үз тормышыңны саклап калу өчен нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеге турында сөйли. Мин анда үзем барып кайттым, карадым. Укыйлар, алар бу укытуның аларга ярдәм итәчәген аңлый. Күпләр бу укуны узарга тели», - дип сөйләде «Батыр» башлыгы.

«Үзәк» спорт-техник клубы җитәкчесе Айрат Баһавиев билгеләп үткәнчә, биш көн укыганнан соң, егетләр бер командага әверелә.

«Миңа аларның бурычларны махсус шартларда үтәргә әзер булуларын күрү бик күңелле. Безнең чыгарылыш укучыларыбыз алган тәҗрибәләре куелган бурычларны аерым шартларда үтәргә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерәләр. Бу иң мөһиме. Бүгенге көндә хәрби әзерлек нигезләре курсларын тәмамлаган 95 укучы безгә үз фикерләрен яза. Алар Татарстан Республикасы Рәисенә, республика ДОСААФына, инструкторларга рәхмәт белдерә, бу бик сөенечле хәл. Шул исәптән, бүгенге көндә алар уку зонасына киткәнче үзләренең частьләрендә инструктор булып торалар», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Руф кушаматлы хәрби хезмәткәр хәрби әзерлек нигезендә барын да аңлаешлы итеп укытуларын сөйләде.

«Файдалы мәгълүмат бирелә, хәрби тәҗрибәле яхшы инструкторлар. Барысы да ошады. Егетләрне һәм командирларны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен укырга тырышачакбыз. Әни минем әлеге юлны сайлавыма аңлаеш белән карады. Минем бабай Берлинга кадәр барып җиткән, күрәмсең, безнең вакыт җитте», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда контракт төзүчеләргә бөтен ил буенча иң зур түләүләрнең берсе. Сентябрь башында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде. Хәзер ул 2 миллион сум тәшкил итә. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанга контракт имзаларга башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән ватандашларыбыз килә.

Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрдән тора:Татарстаннан - 1,3 млн сум;РФ Саклану министрлыгыннан - 400 мең сум;ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр.

Махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга аена 210 мең сумнан алып акча түләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus