Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда Мәүлид бәйрәмендә мәдәни чаралар программасы билгеле булды

Бүген «Татар-информ»да Мәүлид бәйрәмен уздыруга багышланган матбугат очрашуында 14 һәм 15 сентябрьдә булачак чаралар программасы билгеле булды.

«Мәүлид бәйрәме ай дәвамында 48 район мөхтәсибәтендә дә үткәрелеп килә. 14 сентябрь көнне кичке сәгать алтыдан башлап Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә бөтен Казан имамнары чакырыла. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламли», – диде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арысланов.

Мәүлид бәйрәменең бизәге – ул татар мәкаме белән «Мәүлид» касыйдәсен башкару санала. Аны Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышыннан соң Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкарачак.

15 сентябрь көнне Болгар ислам академиясендә балалар арсында оештырылган республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе, шулай ук хәләл товарлар сата һәм хезмәтләр күрсәтә торган «ХочуHalal» мобиль кушымтаның проекты белән таныштыру оештырыла. Чара иртәнге тугызда башлана һәм уникенче яртыга кадәр дәвам итә.

«Бөтен Татарстаннан 30 бала катнашачак: 15 малай һәм 15 кыз. Мондый конкурсларда призлы урыннар алган, Коръәнне яхшы укый белгән балалар сайлап алынды. Аларның бер генә биреме булачак – Коръәннән бер бит укырга», - дип сөйләде Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Абдуррәшид Фәизов.

«Ак мәчеттә исә чаралар өйлә намазыннан соң башланып китә. Рәсми чыгышлардан соң «Мәүлид» касыйдәсе башкарылачак. Мәчеткә Казаннан һәм төрле районнардан 400гә якын кеше килүе көтелә», – диде Ирек Арысланов.

Шулай ук Казанның Иске Татар бистәсендә дә 12:30 сәгатьтән башлап төрле мәдәни чаралар оештырылачак. Бәйрәм кунаклары өчен Мингол Галиев, балалар филармониясе, «Мәрҗән» ансамбле, Рөстәм Хөсәенов, Зөһрә Сәхәбиева чыгыш ясаячак.

Бәйрәм программасының режиссеры – Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus