Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан урман хуҗалыкларына 33 «Лада» машинасы бүләк иттеләр

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларына 33 «Lada Niva Travel» автомобиле тапшырдылар. Машиналар «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» программасы буенча сатып алынган. Һөнәри бәйрәм алдыннан урманчыларга яңа техниканы бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Тантана ТР ЮХИДИ янындагы мәйданда узды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән котларга шатмын. Бу көн – Республикабызның «яшел» байлыгы турында кайгыртучыларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү ул. Татарстанда урман хуҗалыгына аерым игътибар бирелә», - дип хәбәр итте Алексей Песошин тантаналы чарада.

Республика мәйданының 17 процентыннан артыгын урманнар били. Бүгенге көндә Татарстан урман тармагында 2,5 меңнән артык кеше эшли.

«Сезнең көйле эшегез ярдәмендә республикада яңа урманнар утыртыла, урман законнарын бозулар саны кими, урманнарда янгыннар булдырмау, авырулар һәм корткычлардан килгән зыянны киметү мөмкин», – дип белдерде Песошин.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренә тапшырылган яңа машиналар төрле җирдән үтә ала, шуңа күрә алар урманнарны саклау буенча эш комплексында алыштыргысыз ярдәмче булачак, дип өстәде ул.

«Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү нәтиҗәлелеге буенча Россия Федерациясе төбәкләре рейтингында ике ел рәттән беренче урында тора. Без сезнең белән горурланабыз», – диде республика Премьер-министры.

Ул белгечләргә нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга хәбәр иткәнчә, республика урманчылары урманнарны саклау һәм яңадан үстерү белән уңышлы шөгыльләнә. Бөтен илдә 15 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән урман хуҗалыкларына яңа машиналар тапшырыла. Язын инде урманчылыкларны федераль программа буенча транспорт белән тәэмин иттеләр.

«Әлеге техника белгечләрнең мобильлеген арттырачак. Республика урманнары 1,3 миллион гектар мәйданны били. Юлларны исәпкә алганда бу 10 мең километрдан артык. Оператив идарә итү өчен яхшы транспорт кирәк», – дип ассызыклады ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Тантанада тармакның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus