Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татмедиа»да Иранның «Караван» журналы баш мөхәррире белән очрашу булды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Караван» рус телле Иран журналының баш мөхәррире Сейид Хөсәен Табатабаий «Казан», «Казан утлары», «Безнен мирас» һәм «Мәдәни җомга» басмалары баш мөхәррирләре белән очрашты. Очрашу БРИКС 2024 әдәби форумы кысаларында булды, дип яза «Татар-информ».

«Безнең уртак традицияләребез күп, ләкин, кызганыч, безнең халыклар бер-берсен аз белә. Без бу чикләрне киңәйтергә тырыша алабыз», - диде Табатабаий.

Иран кунагы өчен экскурсия һәм «Татмедиа» холдингы белән танышу оештырылды. Очрашу нәтиҗәләре буенча Казан журналлары һәм Иранның «Караван» журналы хезмәттәшлеге мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

«Безнең «Казан утлары» әдәби журналында халыклар дуслыгына багышланган рубрика бар, шулай ук төрки халыкларның заманча әдәбияты да басыла. Бу очрашудан соң без «Караван» журналы белән уртак алмаш сан ясарга ниятлибез — үзебезнең журналда без Иран авторларының шигъриятен һәм прозасын татар телендә бастырачакбыз, ә без алар өчен заманча татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрен Иранда фарсы телендә бастыру өчен әзерләячәкбез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Хәзерге вакытта төгәл сроклар турында сүз бармый. Галиуллин билгеләп үткәнчә, бу турыда фикер алышу башланды гына, бу әңгәмәнең нәтиҗәләрен киләсе елда гына күреп булачак.

Сейид Хөсәен Табатабаий 1969 елда туган, Тегеран университетын тәмамлаган. Философия магистры дәрәҗәсен алган. 2005 елдан 2008 елга кадәр - Иранның Еревандагы илчелегенең мәдәни атташесы. 2011 елдан 2015 елга кадәр - Иранның Россиядәге илчелеге каршындагы мәдәни вәкиллек җитәкчесе урынбасары, ә аннары аның башлыгы һәм Мәскәүдә Халыкара иранистика фонды җитәкчесе.

2015 елның апреленнән Сейид Хөсәен Табатабаий Иран Ислам Республикасы мәдәният һәм ислам элемтәләре оешмасының Көнчыгыш Европа департаментын җитәкләде. «Караван» электрон журналына нигез салучы һәм баш мөхәррире булып тора, социаль челтәрләрдә рус телле укучылар өчен «Иранистика» битен алып бара. Хәзерге вакытта Тегеранда яши.

2018 елда Сейид Хөсәен Табатабаий «Караван» электрон журналының баш мөхәррире буларак «Русьнең алтын каләме» илкүләм әдәби премиясенең дәрәҗәле халыкара конкурсында «Басмалар» номинациясендә лауреат булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus