Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премияне бирү шартлары үзгәрде

Татарстанда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү шартлары үзгәртелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Премия турындагы нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәзер ул цирк сәнгате, фән, мәгариф, тәрбия һәм яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендәге казанышлар өчен бирелмәячәк.

Шул ук вакытта премиянең акчалата эквиваленты үзгәрешсез калды — 200 мең сум. Элеккечә, ике елга бер тапкыр аны дүрт лауреат алачак.

Моннан тыш, шул ук документ белән Муса Җәлил исемендәге премияне бирү комитеты составына үзгәрешләр кертелде.

Комитет составыннан ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Әхиярова, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры һәм фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев, Казан ИТ-паркы директорының элеккеге урынбасары Ләлә Бикчәнтәева, Sdvig Казан камера театры генераль продюсеры Михаил Волконадский, «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова һәм ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев, шулай ук узган ел вафат булган Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев чыгарылды.

Комитет составына «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Галиәсгар Камал исемендәге театрның режиссеры Айдар Җаббаров, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Россия Рәссамнар берлегенең төбәк бүлеге Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Анатолий Крылов, композитор һәм Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире Эльмир Низамов, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасының арт-директоры һәм «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондын гамәлгә куючы Диана Сәфәрова, «Живой город» фонды директоры Инна Яркова кертелде.

  • Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе 1968 елда гамәлгә куела. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторларга, композиторларга, рәссамнарга иң яхшы әсәрләре өчен, галимнәргә фәндәге казанышлары өчен, шулай ук яшьләр оешмаларына бирелә иде. 1990 елдан соң ул бирелмәде, әмма 1997 елда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе буларак яңадан торгызылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus