Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

WADA экспертның Вәлиеваны аклый ала торган нәтиҗәсен судка кадәр кире какты

Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) җитәкчелеге экспертның тыелган препарат Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваның организмына десерт ашаганда эләгүе турындагы версиясен раслый ала торган нәтиҗәсен яшергән. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән The Associated Press агентлыгы яза.

Басма билгеләп үткәнчә, WADA җитәкчелеге Россия спортчысының версиясен раслый ала торган һәм Россия допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) инициативасы белән эшләнгән экспериментка бернинди катнашы булуын да теләмәгән.

РУСАДА яллаган (WADA ярдәме белән) Марсьяль Сожи (Лозаннадагы допингка каршы лабораториянең элеккеге директоры) Спорт арбитраж судында (CAS) процесс башланыр алдыннан эксперимент үткәргән. Тыелган препарат (триметазидин) булган таблетка өстәлдә ваклаганнан соң аннан калган кисәкчәләр чыннан да Вәлиеваның бабасы әзерләгән десертка эләгергә һәм допинг-тестта уңай нәтиҗә күрсәтергә мөмкин булган, дигән нәтиҗәгә килгән эксперт.

Марсьяль Сожиның нәтиҗәләре турында белгәч, WADA генераль директоры Оливье Ниггли оешманың тикшерү департаменты башлыгы Гюнтер Янгерга мөрәҗәгать иткән.

«Гюнтер, бездә зур проблема бар. Сожи Вәлиева буенча нәтиҗә ясады. Ул нәтиҗә аның өчен бик уңай. <...> Әгәр бу РУСАДА фикере икән, безнең моңа катнашыбыз булмаска тиеш. <...> Судта кулланылачак мондый нәтиҗә белән бәйләнешкә керү безнең өчен бик зур проблема булачак. Без моны ашыгыч рәвештә туктатырга тиеш», - дип язган Ниггли.

Нәтиҗәдә, Спорт арбитраж судында Камилә Вәлиева эшен караган чакта эксперимент нәтиҗәләре каралмады.

The Associated Press агентлыгының исә WADA Кытай Халык Ресспубликасына шундый ук ситуациядә, 23 кытай йөзүчесе үрнәгендә триметазидин табылган чакта ярдәм итмәдеме, дигән соравы туды. Инцидент 2020 елның декабрендә булды, әмма 2024 ел башына кадәр яшерен булып кала бирде. 2024 ел башында исә бу хакта Америка һәм Германия матбугатына мәгълүм булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus