Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Беларусьфильм» Иннополиста махсус операция һәм айтишниклар турында фильм төшерергә тели

«Беларусьфильм» киностудиясе Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә махсус хәрби операция һәм IT-белгечләр турында фильм төшерергә җыена. Картинаны төшерү урыннарының берсе Иннополис булырга тиеш. Бу хакта Белоруссия компаниясе җитәкчесе Юрий Алексей Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумында – Берләшкән мәдәниятләр форумында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Фильмны Белоруссия киностудиясендә һәм IT-университет урнашкан Иннополиста төшерү күздә тотыла, дип сөйләде Алексей «Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре кинематографы. Уртак үткән, суверен бүгенге, күп полярлы киләчәк» сессиясендә чыгыш ясаганда. Аның сүзләренчә, картина геройлары дошман дроннарын һәм геолокация системаларын кулга тцшерү һәм ватып ачу белән шөгыльләнәчәк.

«Эш атамасы – «Ник». Бу айтишник егетләр. <...> Кыскача әйткәндә, безнең һәм Россия Федерациясе егетләре хәрби гамәлләргә, локаль сугышларга йогынты ясый ала башлаган программа уйлап тапкан. Алар дроннар һәм пилотсыз очучы самолетларның программа тәэминатына йогынты ясый, процесста батырлык кыла», - дип аңлатты кинематографист сессиядән соң журналистлар белән сөйләшкәндә.

Махсус операция темасы Белоруссия тамашачысы өчен кызыклы һәм мөһим булачак, дигән ышаныч белдерде «Беларусьфильм» генераль директоры. «Беларусь һәм Россия – бер тамырлы, мәдәниятле һәм фольклорлы ике союздаш ил», - дип аңлатты ул бу фикерен.

Беларусь Президенты Александр Лукашенко илнең Польша һәм Литва белән чикләрендә Россияне яклый, дип белдерде Алексей моңа бәйле рәвештә. Шул ук вакытта ул «уртак фильмнар һәм продукция» ике дәүләтнең дуслыгын тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк, дип саный.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus