Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Булат хәзрәт Мөбәрәков: Мәүлид бәйрәмен уздыру гореф-гадәте безнең халыкта электән булган

Мәүлид бәйрәмен уздыруга багышланган матбугат очрашуында Татарстан казые, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Булат Мөбәрәков Мәүлид бәйрәменең соңгы елларда гына чыккан бәйрәм булмавы, ә электән килгән гореф-гадәт икәнлеген әйтте.

«Инкыйлабка кадәр галимнәребез тарафыннан Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тууына, туган көненә багышлап язылган касыйдәләр (Касыйдә – Көнчыгыш халыкларының лирик шигырьләренең шигъри формасы – ТИ иск.) булган. Мөселман кешесе өчен Пәйгамбәребезнең тууы әһәмиятле вакыйга булып тора, бәлки, Советлар чорында аны кайбер кешеләр белмәгәннәрдер. Ләкин инкыйлабка кадәр Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бу дөньяга килүе хакында сөенеч белдерү, Мәүлид бәйрәмен уздыру гореф-гадәте безнең халыкта булган, чөнки Аллаһы Тәгалә аны хуплый», – дип, аңлатты хәзрәт.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бу дөньяга килүе – бик әһәмиятле вакыйга. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Мин сине бу галәмнәргә бары тик рәхмәт һәм мәрхәмәт буларак кына җибәрдем», – дип, әйтә. Шулай ук бер хәдисендә Пәйгамбәребез: «Сез, әти-әниегез, балаларыгыз һәм дөньядагы бөтен кешеләргә дә мин сөекле булганчыга кадәр, алар камил рәвештә иман китерәчәк түгел», – ди. Ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) мәхәббәт иманыбызның бер шарты булып тора», – дип, сөйләде ул Пәйгамбәрнең дөньяга килү әһәмияте турында.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арысланов Мәүлид бәйрәменең Совет чорында да югалмавын, ә бары тик башка исем белән генә аталуын искәртте.

«Совет чорында Чүпрәле, Буа якларында каршылык аз булсын өчен ашны «ясин» дип атый торган булганнар. Динне тыю вакытыларында җомга намазларына, ашка җыелучылар саклану өчен, үзләрен «ясин»гә, ягъни үлгәннәрне искә алырга җыелдык, дип аңлатканнар. Соңыннан Мәүлид кичәләренең дә «ясин» дип аталуы ачыкланды, Мәүлид кичәләре Совет чорында да үткәрелгән, без аны әйтә генә алмаганбыз», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus