VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауның ахыргы нәтиҗәләре расланды: 99 парламентарий сайланды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең бүгенге утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе.
Искәртик, республика парламенты депутатларының яңа составын сайлау катнаш система буенча барды. Нәтиҗәдә 50 кандидат партия исемлеге буенча үтте (бердәм округ буенча тавыш бирү) һәм тагын 49ны бер мандатлы округлар буенча сайладылар. Дәүләт органында депутат булу өчен партия исемлеге 5 процент бусаганы узарга тиеш. Нәтиҗәдә аны «Бердәм Россия» һәм КПРФ партияләре узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, «Бердәм Россия» 44 мандатны, Коммунистлар партиясе 6 мандатны алачак.
Бер мандатлы округлар: «Бердәм Россия» 43 мандат ала, ЛДПР – 2, «Яңа кешеләр» - 2, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» - 1. Шулай ук 1 мандатны Эдуард Шәрәфиев (үзен-үзе тәкъдим итүче) ала.
Нәтиҗә: Татарстан Дәүләт Советының яңа составында «Бердәм Россия»дән – 87, КПРФтан – 6, ЛДПРдан – 2, «Яңа кешеләр»дән — 2 депутат, «Гадел Россия — Патриотлар - Дөреслек өчен» партиясеннән 1 парламентарий һәм үзен-үзе тәкъдим итүче буларак Эдуард Шәрәфиев булачак.
Искәртик, VII чакырылыш Татарстна Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә уздырылды. Соңрак ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, республика парламентына сайлауда сайлаучыларның 71,63 проценты тавыш биргән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Миңнеханов Россия Дәүләт Советы комиссияләренең берсенә кертелгән.