Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин гаилә үзәге янында бәйрәмдә чыгышында: Республикабыз яшәсен!

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентына сайлау хөрмәтенә зур концерт тамашачыларын сәламләде. Бәйрәм «Казан» гаилә үзәге янында оештырылган.

«Менә шундый зур концерт белән нәтиҗәләр ясыйбыз һәм сайлау кампаниясен төгәллибез. Татарстанда кампания уңышлы узганын хәбәр итәм сезгә: бернинди каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар юк. Кешеләр канәгатьлек белән килде. Татарстанда 3 миллионга якын сайлаучы, 17,7 меңе беренче тапкыр тавыш бирде», – дип йомгак ясады Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, сайлау кампаниясендә катнашучыларга, күзәтүчеләргә, журналистларга рәхмәтен җиткерде

«Алҗытмыйм сезне! Сездә бүген концерт, сезгә рәхмәт белдерергә теләүче танылган җырчылар, музыкантлар. Бәйрәм белән! Аллаһ насыйп итеп, туган республикабыз яшәсен!» – диде парламент башлыгы.

Искәртик, 20.00 сәгатьтә Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү тәмамланды. Иртәнге сәгать 7.00 дән 2760 сайлау участогы эшләде. 18.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, тавыш бирүдә сайлаучыларның 63 проценттан артыгы катнашкан.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узды. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus