Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесендә унберенче җиңүче Казан кешесе булды

«Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында шул исемдәге фотобәйгенең унберенче җиңүчесен билгеләделәр. Нибары бер сәгатьтән iPhone 15 смартфонының уникенче иясе билгеле булачак, ә 20:00 сәгатьтә «Лада Веста» автомобиле уйнатыла. Хәзергә бәйгедә 75 211 кеше катнашкан.

Бәйгедә унберенче җиңүче – Валентин Егоров булды. Аның «Вконтакте» социаль челтәрендәге мәгълүматларына караганда, ул Казанда яши.

Бәйге катнашу шартлары мондый: Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган махсус беләзек белән сайлау участогы (бинаның тышында, ә эчендә түгел) фонында гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Сурәттә сайлау участогына керә торган урынның танып була торган элементы: мәсәлән, язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Фотода беләзек 18 яшькә җиткән кимендә бер кешедә күренергә тиеш.

Алга таба бу фотоны социаль челтәрдә (мәсәлән, «ВКонтакте»да) аккаунтка урнашытырырга һәм #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы дигән ике мәҗбүри хештег куярга кирәк. Аккаунт һичшиксез ачык булырга, аватарда фото булырга тиеш. Моннан тыш, Татарстан территориясендә теркәлгән, республика кешесе генә катнашучы була ала.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus