Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фазлыева сайлауда хәрбиләрнең гаиләләре турында: Безгә дә аларга тиңләшергә кирәк

Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында сайлауда катнашкан барлык татарстанлыларга рәхмәт әйтте. Ул моны искиткеч бәйрәм көне булды диде.

«Форсаттан файдаланып, бәйгедә катнашкан, балалары белән сайлауга килгән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Мин берничә сайлау участогында булдым һәм әти-әни һәм бала бергә килгәндә алар хис-кичерешләре белән бүлешергә өлгерә. Искиткеч гаиләләр! Матурлар, яктылар. Тәэсирләндерә», – диде республика Премьер-министры урынбасары.

Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, Татарстан – гаиләләргә сак карый торган, гореф-гадәтләрне санлый, һәм балаларга күп игътибар бирелә торган һәм өлкәннәргә хөрмәт булган төбәк. Ул бүгенге марафонда катнашучыларга – хәрбиләрнең гаиләләренә аерым игътибар итте.

«Алар гаҗәеп, бигрәк тә – хатыннары, әниләре, апа-абыйлары. Махсус операциядә катнашучылар янындагы һәркем дә. Без алар белән горурланабыз һәм безгә бөтенебезгә дә аларга тиңләшергә кирәк», – диде спикер.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus