Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Насыйбуллин: Татарстанның мәдәнияте бөтен өлкәләр арасында беренче урында

«ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалында бара торган 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Казан шәһәр филармониясендә эшләүче, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин тормыш иптәше һәм балалары – Әмирә, Әскәр, Әнвәр белән булды.

«Без Россиядә торгач, сайлауларда катнашу безнең вазыйфабыз һәм без барып тавыш бирдек. Аннан соң балаларга бәйрәм ясау өчен балаларны уйнау мәйданчыгына да алып барып кайтттык», – диде гаилә башлыгы.

Рөстәм Насыйбуллин мәдәният өлкәсендәге кеше буларак бүгенге көндә Татарстан Республикасының мәдәнияте югары дәрәҗәдә булуын һәм башка өлкәләр арасында беренче урында торуын билгеләде. «Бөтен бәйрәмнәр, чаралар республикабызда зур күләмдә оештырыла. Зур-зур артистлар белән чыгышлар ясала. Безнең республикабызда мәдәният бөтен регионнар арсында иң беренче урында бара», – диде артист.

Ләкин ул шул ук вакытта башка өлкәләрдә яшәүче милләттәшләрнең да татарлыкларын югалтмауларын искәртте. «Безнең татар конгрессы белән бик күп өлкәләрдә, шәһәрләрдә, авылларда булган бар, милләттәшләребез бөтен җирдә дә татар булып калалар. Безнең вазыйфабыз алар янына барып, өлкәннәргә дә һәм балаларга да үзебезнең музыкабызны, гореф-гадәтләребзне җиткерү», – ди ул.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонының алып баручылары Рөстәм Нәсыйбуллинның ватан турындагы җырларга өстенлек бирүен искә алдылар һәм ватанпәрвәрлек хисе ничек туу турында да сорадылар.

«Беренчедән, минем тавышым ватанга багышланган җырларга туры килә. Икенчедән, ватанпәрвәрлек минем күңелемдә. Миңа кайвакыт ни өчен Мәскәү, чит илләргә китмисең диләр, ләкин мин «үзебездә туганмын һәм үзебездә намуслы итеп эшлисем килә», дип җавап бирәм», – дип, аңлатты җырчы. Соңыннан ул ТНВ студиясендә русча «Без - бербөтен» дигән җырны башкарды.

  • Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.
  • Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».
  • 18:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 63,3 процент булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus