Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Андрей Кондратьев участоклар ябылганнан соң иң җаваплы эш башлануын әйтте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев ТНВ телеканалында «Галә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Татарстанда тавыш бирү көне ничек узганын сөйләде.

Ул республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау тантаналы мохиттә узды, диде.

«Бөтен сайлау кампаниясе һәм сайлау шундый тантаналы мохиттә узды», – диде ул.

Аның сүзләренчә, участоклар ябылгач иң җаваплы мизгел – тавышларны санау башлана.

«20:00 сәгатьтә сайлау участоклары ябылды, ә күзәтүчеләрнең, безнең участок сайлау комиссиясе әгъзаларының бу эше республикадагы бөтен участокларда тавышларны санап бетергәнче дәвам итәчәк. Искәртеп үтим, республикада 2760 участок сайлау комиссиясе һәм 16 мең күзәтче эшләде», – диде Андрей Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе киләчәктә республиканы нинди итеп күрергә теләве турында да уртаклашты.

«Татарстан – Россиянең терәк төбәге. Бездә нәтиҗәле икътисад, ял, уку һәм эш өчен лаеклы һәм яхшы шартлар бар. Шуңа күрә, республикабызның парламенты кабул иткән законнарга күп нәрсә бәйле», – диде Кондратьев.

Шулай ук спикер киләчәктә татарстанлыларны бик бай сәяси программа көтә диде.

«Мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлаулар сайлау кампанияләрендә бик җитди сәхифәне ачты. Менә хәзер без Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Киләсе елда Татарстан Рәисен сайлаячакбыз. Һәм 2026 елны Федераль Җыенның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән төгәлләячәкбез. Сайлаучыларыбызга уңышлар телим», – дип йомгаклады Андрей Кондратьев.

Кичке сигездә Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау төгәлләнде. Искәртеп үтик, иртәнге җидедән республикада 2760 сайлау участогы эшләде. 18:00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, республикадагы барлык сайлаучыларның 63 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus