Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Депутат Нигъмәтуллин: Россиядә сайлауга гаилә белән йөрү традициясе ныгый

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин сайлауга гаиләсе белән килгән. Ул тавыш биргән сайлау участогы Яр Чаллыда 118 нче балалар бакчасында урнашкан.

«Дәүләт Советына узган сайлаудан соң безнең гаилә ишәйде. Улыбыз Нурлан туды. Аңа тиздән 4 яшь тула, аның өчен бу беренче сайлаулар. Юл буе якшәмбе ник бакчага барабыз дип сорап барды. Аңа бар нәрсә дә кызык иде», – дип уртаклашты ул.

Нигъмәтуллин балачагында ата-анасы белән сайлауга йөргәнен искә төшергән. «Миңа бюллетеньны урнага төшерүне ышанып тапшыралар иде. Вакыйганың мөһимлеген тоемлау тагын да көчәя иде», – дип бүлеште депутат.

Россиядә соңгы елларда сайлауга гаилә белән йөрү традициясе ныгый гына бара.

Парламентарий сүзләренчә, ул коллегалары белән иртәнге 7 дән эшли, берничә сайлау участогын йөреп чыгарга өлгергән. Барысында да күзәтүчеләр эшли, тавыш бирү хокук бозуларсыз бара, күзәтүчеләр позитив карашта.

«Һәркайда шактый югары активлык. Халык үз тавышының мөһимлеген аңлыйдыр дип уйлыйм», – диде ул.

  • Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus