Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесендә инде 58 меңнән артык кеше катнаша

ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесе җиңүчеләрен билгеләүне дәвам итәләр. Хәзергә тугыз җиңүче – яңа iPhone 15 смартфоннары ияләре исеме билгеле. Көндезге 16:00 сәгатькә бәйгедә инде 58 303 кеше катнашкан.

Республика бәйгесенең тугызынчы җиңүчесе – Рәниф Бәзгетдинов булды.

Шартлар буенча, Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган махсус беләзек белән сайлау участогы (бинаның тышында, ә эчендә түгел) фонында гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Сурәттә сайлау участогына керә торган урынның танып була торган элементы: мәсәлән, язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Фотода беләзек 18 яшькә җиткән кимендә бер кешедә күренергә тиеш.

Алга таба бу фотоны социаль челтәрдә (мәсәлән, «ВКонтакте»да) аккаунтка урнаштырырга һәм #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы дигән ике мәҗбүри хештег куярга кирәк. Аккаунт һичшиксез ачык булырга, аватарда фото булырга тиеш. Моннан тыш, Татарстан территориясендә теркәлгән, республика кешесе генә катнашучы була ала.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип хәбәр иткән иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты, ә көндезге өчкә 48,7 проценты тавыш биргән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus