Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау штат режимында бара. Сайлаучылар тавыш бирүгә җаваплы карый. Бу хакта сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары, политолог Александр Асафов Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә әйтте.
«Дискредитация, мәгълүмати һөҗүм омтылышларына кешеләрнең карашы бөтенләй башка. Элек әле алар халыкның зиһенен чуалтса, хәзер кешеләр сайлауга җаваплы карый. Ниндидер хилафлыклар фаразлануы турында бернинди сигнал күренми. Барысы да штат тәртиптә уза», – диде спикер.
Асафов сайлаучыларның хәзер ялган мәгълүматка азрак игътибар бирә башлаганын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бу күренеш, тулаем алганда, Россиянең барлык төбәкләренә дә хас.
«Кешеләр сайлауларга игътибарлырак. Барлык комиссияләр эшли. Федераль дәрәҗәдә дискредитация, фейк тарату омтылышлары булуга карамастан, ниндидер кайнар бәхәсләр, низаглар юк», – дип ассызыклады Асафов.
Аның фикеренчә, Татарстан җитәкчелегенең күп кенә карарлары, мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү дә сайлаучыларга тәэсир итә. «Алар сайлауларга җаваплы карый, моны хокук кына түгел, бурыч дип тә кабул итәләр. Шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирәләр», – дип йомгаклады.