Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Безнең хокук һәм бурыч» – казанлылар сайлауда актив тавыш бирә

Бүген бөтен Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау бара. Сайлау участокларының берсе Казанда 181 нче күп профильле мәктәп базасында ачылган. Иртәнге сәгать 7дән гражданлык позициясен белдерү өчен шәһәр халкы килә башлаган. Күп кенә ата-аналар тавыш бирергә балалары белән килгән.

«Бу минем беренче сайлаулар. Мин бүген төбәк тормышына йогынты ясый торган процессның бер өлеше булырга теләп, сайлауга килергә уйладым, минем фикер мөһим булуына ышанам», – дип уртаклашты «Татар-информ» белән КФУ студенткасы Анастасия.

Тавыш бирүчеләр сайлау яхшы оештырылганын билгеләп узды. «Кешеләр йөзендә дулкынлану гына түгел, тавыш бирү мөмкинлеге өчен горурлык хисе дә күренә иде. Мәктәп эчендә бәйрәм мохите. Барысы да җайлы гына уза, халык кая барасын, нәрсә эшлисен аңлата. Минемчә, мондый көнне шундый игътибарлы мөнәсәбәт мөһим», – дип уртаклашты Казанда яшәүче Гөлназ.

Мәктәп эчендә стенларда ачык төсле плакатлар, коридорларда сайлау турында фикер алышулар ишетелә. «Монда рәхәт, барысы да бәйрәмчә, бар җирдә музыка уйный. Халык гражданлык бурычына җитди карашта булуы сизелеп тора», – диде Казанда яшәүче Илнар.

Пенсионер һәм хезмәт ветераны Татьяна Петровна, һәр тавыш мөһим, бергәлектә генә татарстанлылар нәрсәнедер үзгәртә ала, дип саный. «Төбәк киләчәгенә тәэсир итү – безнең хокук һәм бурыч. бу юлы оныкларны да алып килдем, җәмгыять тормышында катнашу мөһимлеген кечкенәдән аңласыннар», – дип уртаклашты ханым.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus