Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллы мэры сайлауларда тавыш бирде: Лаеклы вәкилләрне сайлыйбыз

Чаллы мэры Наил Мәһдиев VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Шәһәр башлыгы үз тавышын 23 номерлы мәктәптә урнашкан сайлау участогында биргән.

«Бүген мөһим сәяси вакыйга уза. Безнең шәһәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар бара. Чаллы – ул актив, максатчан һәм хезмәт сөючән кешеләр шәһәре. Искәртеп әйтәм, КАМАЗ һәм Чаллы шәһәре – бөтенсоюз удар комсомол-яшьләр төзелеше. Моның белән күп нәрсә әйтелә. Бу иҗатка юнәлтелгән үзенчәлекле характер, энергия. Әлеге иң яхшы кешелек сыйфатлары шәһәр халкында бүген дә бар. Шәһәрдә яшәүчеләр һәрвакыт актив, үз фикеренә ия кешеләр булды», - диде ул.

Мэр билгеләп үткәнчә, бүген Автошәһәрдә яшәүче һәр кешенең тавыш бирү барышында үз фикерен белдерү мөмкинлеге бар.

«Лаеклы вәкилләрне сайлыйбыз. Аларның һәрберсенең җилкәсе артында уңыш тарихы бар. Аларның күбесе безнең шәһәрдә туган, эшли, иҗат итә. Сайлау участогына килүчеләрнең һәркайсы үзенә ошаган кеше өчен тавыш бирер, дип уйлыйм», - диде Мәһдиев.

Республика парламентының узган чакырылышында Чаллыдан ун депутат эшләде, дип искәртте мэр.

«Шәһәргә, республикага кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне безнең депутатлар актив яклады. Шунысын төгәл әйтә алам, узган чакырылышта безнең депутатлар өчен оялырлык булмады. Чаллы халкы республикабыз парламентына лаеклы вәкилләрне сайлар, дип уйлыйм», - диде шәһәр мэры.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus