Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тормыш иптәше Миләүшә Рәшит кызы белән җиденче чакырылыш республика парламентына депутатлар сайлауда катнашты. Алар тавыш бирү өчен Казанның Карл Маркс урамында урнашкан 55нче сайлау участогына килде.
«Теләсә кайсы сайлау – ул бик җаваплы вакыйга. Халкыбызның, сайлаучыларның гражданлык активлыгы никадәр югары булса, аларның туган республикабыз, безнең зур илебез язмышына катнашы шулкадәр күбрәк», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Гражданнар, сайлауларга килеп, үзләренең киләчәге өчен тавыш бирә, дип ассызыклады ул. Бүген, илебез чын-чынлап язмыш хәл ителә торган чор кичергәндә, бу тагын да мөһимрәк, дип өстәде Марат Әхмәтов.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
Моңарчы «Татар-информ» ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз тавышын бирде, дип хәбәр итте.