Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кондратьев: Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү барышына йогынты ясаучы шикаять килмәде

Бүген Татарстанда узучы VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда сайлаучыларның имин тавыш бирүен участок сайлау комиссияләре әгъзалары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәэмин итә. Хәзерге вакытта бернинди җитди хәл дә теркәлмәгән. Бу хакта Казандагы бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Участок сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасына рәхмәт белдерәбез һәм аларның профессиональ эшенә өметләнәбез. Алардан тыш бүген имин тавыш бирүне хокук саклау, күзәтчелек органнары хезмәткәрләре дә тәэмин итә. Сайлаучылар тавыш бирү участогының куркынычсыз урын булуын аңлар, дип ышанам. Шулай ук сәламәтлек саклау органнары вәкилләренә рәхмәт белдерәбез, без даими элемтәдә. Әлегә сайлау участокларында барысы да тыныч бара, бернинди инцидентлар да теркәлмәде. Тавыш бирү барышына йогынты ясаучы шикаятьләр юк», — диде ул.

Шул ук вакытта Андрей Кондратьев кайнар линия телефонына 600дән артык шалтырату килде, дип билгеләп үтте. Кешеләр вакытыннан алда тавыш бирү белән кызыксынган, барлыгы 183 шундый сорау килгән. Шулай ук «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча аңлатма сорап шалтыратканнар, 125 шалтырату кабул ителгән. Моннан тыш, мәгълүмати характердагы төрле сораулар да булган. Мәсәлән, өйдән тавыш бирү, сайлау участогының номеры һәм башкалар турында.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus