Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чүпрәленең Дуван авылы умартачысы бал кортлары оялары өстендә йоклый торган апиөй ясаган

Чүпрәле районы Дуван авылында яшәүче умартачы Марат Исхаков апиөй ясаган. Аларда умарта кортлары оялары өстендә йокларга мөмкин. Бу хакта «Туган як» сайтында Римма Мәүлетова яза.

Апиөйләр елга буена, табигатьнең бик матур урынына урнашкан, тирә-якта яшеллек, чәчәкләрдән, үләннәрдән хуш ис аңкып тора. Шул хозурлык эчендә ике кечкенә агач өйчек утыра. Такталардан ясалган икешәр сәке урнаштырылган монда. Өсләрендә матраслар бар, кечкенә мендәрчекләр куелган. Сәкеләр астында исә умарта оялары. Бер өйчектә 8 оя. Әлеге ояларга бал кортлары урам яктан кереп-чыгып йөриләр. Өй эчен балавыз, прополис, бал корты ипие (перга), чәчәк серкәсе исләре биләп алган.

«Әлеге өйчекләрдә май аеннан август ахырына кадәр кортлар безелдәвен тыңларга була. Бал кортлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән тибрәнү стрессны бетерә», - ди тәҗрибәле умартачы Марат Исхаков. Белгечләр исә апитерапиянең (умарта кортлары өстендә йоклауның) йөрәк авырулы, баш авытуы белән интегүче кешеләргә, төнлә йоклый алмаучыларга бик тә файдалы икәнлеге турында әйтәләр, стрессны бетерергә дә, депрессиядән чыгарга да ярдәм итә, диләр.

«Төрле төбәктәге умартачылар белән тәҗрибә уртаклашып, очрашып та, шалтыратышып та торабыз. Шундый очрашуларның берсендә апиөйләр белән танышып кайттым. Кайткач ук төзеп куйдым, умарта кортлары ояларын урнаштырдым һәм бөтен гаиләбез белән сынап карый башладык. Бик ошады. Һәм райондашларыбыз өчен дә шундый ук сихәт бирүче өйчекләр төзеп кую хыялы белән яна башладым», - ди Марат Исхаков.

- Танышларыннан ишетеп тә, интернет аша белеп тә шалтыраталар. Килергә теләгәннәр күп. Ә апиөйләрнең ишекләре һәркемгә ачык, – ди ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus