«Аэрофлот» компаниясе Сочи һәм Казаннан Һиндстанга туры рейслар оештырырга җыена. Бу хакта Һиндстанның Россиядәге илчесе Винай Кумар Владивостокта узучы IX Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Хәзер без Россия белән Һиндстан арасында гражданлык авиациясе очышлары ешлыгын арттыру өстендә эшлибез», - дип аңлатты дипломат.
«Без Россия авиакомпанияләрендә, бигрәк тә «Аэрофлот»та рейслар санын һәм аларның сыйдырышлылыгын арттыру буенча барлыкка килергә мөмкин булган барлык сорауларга каршы барырга әзер», — дип ышандырды илче.
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казаннан Шанхайга йөрүче авиарейслар 2025 елның март азагына кадәр озайтылды.