31 августта Тукай районы Югары Суыксу авылында зур вакыйга булып узды – зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет ачылды. Әлеге чарада Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, район мәчетләре имам-хатыйблары, мәхәллә халкы һ.б. катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өйлә намазыннан соң Инсаф хәзрәт Сәүбәнов җыелган халык алдында чыгыш ясады, төзекләндерү эшләре уңышлы тәмамлану уңаеннан нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Аннары Югары Суыксу авылы мәчете имам-хатыйбы Наис хәзрәт Сәйфетдиновка районда ислам үсешенә керткән хезмәтләрен югары бәяләп, рәхмәт хаты тапшырды. Инсаф хәзрәт Сәүбәнов шулай ук мәчеткә «Кәлам Шәриф» һәм Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар тапшырды. Наис хәзрәт Сәйфетдинов шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәчетнең мәйданы – 160 квадрат метр, бер катлы, мәчет каршындагы курслар һәм ифтарлар үткәрү өчен 50-60 кеше сыйдырышлы янкорма корылган, барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар. Мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар булдырылган.
Югары Суыксу авылы мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, әйләнә-тирәсе матурлап тәртипкә китерелгән.
Бүгенге көндә Тукай районында, төзекләндерүдән соң ачылган мәчетне дә кертеп, 58 мәчет эшли.