Татарстан Республикасы агымдагы елда керемнәр югары булган төбәкләр арасында 14 урынны алды. Әлеге тикшеренүне РИА Новости экспертлары уздырган.
Татарстанда ил буенча уртачадан югарырак хезмәт хакы алган хезмәткәрләр өлеше 35 процентны тәшкил итә, ә ике хезмәт хакыннан югарырак хезмәт хакы алучылар – 8,7 процент.
Рейтингта республиканың күршеләре булып Красноярск крае (13 нче урын, хезмәт хакы уртачадан югарырак булган хезмәткәрләр өлеше – 36,8 процент, ике уртача хезмәт хакыннан югарырак — 13,0 процент) һәм Мәскәү өлкәсе (15 нче урын, хезмәт хакы уртачадан югарырак булган хезмәткәрләр – 35,1 процент, ике уртача хезмәт хакыннан югарырак – 10,7 процент) тора.
Шул ук вакытта исемлек лидерлары булып Ямал-Ненец автономияле округы (хезмәт хакы уртачадан югарырак булган хезмәткәрләр өлеше — 65,8 процент, ике уртача хезмәт хакыннан югарырак — 25,1 процент), Ханты-Манси автономияле округы — Югра (хезмәт хакы уртачадан югарырак булган хезмәткәрләр өлеше — 54,2 процент, ике уртача хезмәт хакыннан югарырак — 19,6 процент) һәм Магадан өлкәсе (хезмәт хакы уртачадан югарырак булган хезмәткәрләр өлеше — 53,3 процент, ике уртача хезмәт хакыннан югарырак — 11,5 процент)
Югары керемле төбәкләрнең беренче унлыгына шулай ук Ненец һәм Чукотка автоном округлары, Мәскәү (хезмәт хакы уртачадан югарырак булган хезмәткәрләр — 45,7 процент, ике уртача хезмәт хакыннан югарырак — 16,0 процент), Сахалин өлкәсе, Санкт-Петербург, Саха Республикасы (Якутия) һәм Иркутск өлкәләре кергән.