Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Нәсел шәҗәрәсе бергә җыйды» дигән язма чыкты.
Хәзерге җәмгыятьтә шәҗәрәләр күп кешеләр арасында популяр була башлады. Нәсел шәҗәрәсе ата-бабаларыбыз, аларның казанышлары, традицияләре һәм кыйммәтләре турында белергә ярдәм итә. Бу үткәннәр белән тотрыклы элемтә булдыра һәм үзеңне гаиләңнең озын тарихының һәм мәдәни мирасының бер өлеше итеп тоюны ныгыта.
Яркәү районы Рәгес авылында (Матмасы) Тимкан нәселенең очрашуы булды. Архив документлары нигезендә Тимкановларның шәҗәрә схемасы төзелде. XVIII-XIX йөзләрдәге архив чыганакларыннан билгеле булганча, безнең ыруг йомышлы татарлар катлавыннан, ягъни бабаларыбыз себер-татар казак командаларында хезмәт иткәннәр. Тимкановлар нәселенең ыруг башлыгы Тимкан Речапов якынча 1755 елда туган.
Төмән өлкәсенең төрле авылларыннан һәм шәһәрләреннән алтмыштан артык кеше җыелды. Гаиләләр белән килделәр, балалар күп булды. Бу очрашу гына түгел, ә чын бәйрәмгә әйләнде: җыелганнар алдында «Дуслык» төркеме җырлар белән чыгыш ясады, Нәсимә апа гармунда уйнап, барлык кешеләрне биетте дә, җырлатты да. Уртак көч белән милли ризыклар тутырылган өстәлләр әзерләнде, туганнар арасында җанлы аралашу булды.
Очрашуның инициаторы - Маранка авыл җирлеге администрациясе башлыгы Мәйсилә Абдрахманова. Ул үзе дә шушы нәселдән. Майсилә Таштимер кызына бу бәйрәм өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, дип яза Төмәнннән Атия Хәлилова.