Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшел Үзәндә Алтынов паркының икенче чиратын ачтылар

Яшел Үзәндә Алтынов паркының икенче чиратын ачтылар. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, чакырылган кунаклар булды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты Яшел Үзән муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бәйрәм кунаклары өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде: мастер-класслар белән тематик мәйданчыклар, спорт ярышлары, мототехника күргәзмәсе.

«Республика көнендә Советлар Союзы Герое Николай Алтынов паркын ачабыз. Бүген безнең шәһәрдә яңа, уңайлы, заманча иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Монда теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә һәм кунакларга ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде Михаил Афанасьев.

Территорияне төзекләндерү, беренче чиратта, ял итү, спорт һәм көндәлек тормыш өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Проект инклюзив киңлеккә нигезләнгән, биредә халыкның аз мобиль төркемнәренең ихтыяҗларын исәпкә алганнар.

Паркта уңайлы маршрутлар һәм матур күп баскычлы киңлек барлыкка килгән. Территорияне артык антропоген йөкләнештән саклауга аерым игътибар бирелгән.

Монда актив һәм пассив ял итү зоналары, балалар мәйданчыклары, табигатьтә ял итү урыннары, этләрне йөртү зонасы бүлеп бирелгән.

Искәртик, 2022 елда Алтынов паркы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus