Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 10 виртуаль концерт залы ачылды

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда «Цифрлы мәдәният» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 10 виртуаль концерт залы эшләп килә.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, виртуаль концерт заллары ачылган мәдәният учреждениеләре исемлегенә түбәндәгеләр кергән: Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы; Баулы районы Туган якны өйрәнү музее; Спас районы Җирлекара үзәк китапханәсе; Алабуга районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы; Мамадыш шәһәре композитор Яруллиннар исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе; Әлмәт шәһәре Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе; Чаллы шәһәре «Кызыл тау» мәдәният үзәге; Буа шәһәре 1нче Балалар сәнгать мәктәбе; Түбән Кама шәһәре Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе; Менделеевск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы. Аларда 2024 елның беренче ярты елында 2914 кешене колачлаган 124 трансляция үткәрелгән. 2023 елда 268 трансляция оештырылган булган, аларны 10985 кеше тамаша кылган.

Татарстан «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә РФ Мәдәният министрлыгы белән «Культура.РФ» порталы тарафыннан тормышка ашырыла торган «Артефакт» цифрлы платформасы (ar.culture.ru) эшчәнлегендә дә катнаша. Россия музейлары белән таныштыручы платформада республиканың дүрт – ТР Милли музее, Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее, Татарстанның табигать тарихы музее һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тәкъдим ителә. Шулай ук өч виртуаль музей булдырылган.

Республикада китапханә эшен үстерү дә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу максатта «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталы (kitap.tatar.ru) базасын киңәйтүгә 2024 елда да зур игътибар бирелә. Әлеге уңайдан ТР Милли китапханәсе фондларыннан барыгы 15006 документ цифрлаштырылган, шул исәптән – 1405 китап һәйкәле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus