Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татмедиа» бинасы янында «Политкухня» проекты белән таныштырдылар

Бүген «Татмедиа» бинасы янында урнашкан «Фестиваль» бульвары мәйданында «Политкухня» дип аталган хакимият һәм ашау турындагы популяр подкастның пикнигы узды. Очрашу Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан оештырылды.

  • «Политкухня» проектын - Татарстандагы хакимият һәм ризык турындагы беренче подкастны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшләтеп җибәрде. Подкастның алып баручысы – блогер, җәмәгать эшлеклесе Алинә Гыймалтдинова.

Сәламләү сүзе белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Ринат Билалов чыгыш ясады.

«Безнең агентлык сәясәт, катлаулы сәяси процесслар турында бик күп яза, без бик күп интервьюлар алабыз. Әлеге интервьюларны, катлаулы сөйләшүләрне аңлаешлырак, терерәк итү турында уйлый башлагач, «Политкухня» проектын булдыру идеясе туды. Аңа төрле мәгънәләр салынган. Мәсәлән, республикабызның танылган сәясәтчеләрен, кешеләрен яңа амплуада күрсәтү мөмкинлеге, ягъни аларны костюм белән галстукта булган килеш түгел, ә гади кеше буларак күрсәтү, шулай ук аларның һөнәри эшчәнлекләре белән бәйле әйберләр турында сөйләшү мөмкинлеге», – дип, аңлатты ул.

Ринат Билалов «Политкухня»ның подкастлары төрле мәйданчыкларда трансляцияләнүен: «Татар-информ»ның барлык социаль челтәрләрендә, шулай ук ТНВ телеканалында да күрсәтелүен билгеләде.

Шулай ук презентация барышында Алинә Гыймалтдинова IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты, «ПЖКХ» ИКнең төбәк операторы генераль директоры Евгений Чекашов, Россия Герое Рәсим Баксиков, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Нияз Гафиятуллин, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе (ТНВ) генераль директоры Илшат Әминов белән кыска гына интервьлар оештырды.

Аралашу барышында балаларда патриотлык хисен тәрбияләү, татар телен өйрәтү, мәктәпләрдә 1 сентябрьдән гаджетларны тыю һәм башка мәсьәләләре күтәрелде.

Шулай ук килүчеләр өчен фуд-корт, ә балалар өчен анимация һәм рәсем ясау зонасы да оештырылган иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus