Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республика һәм шәһәр көненә «СалаваTik»лар яңа видео тәкъдим итте

Республика һәм шәһәр көненә «СалаваTik»лар нәни тамашачыларына җырлы күчтәнәч әзерләде. Бүген интернет киңлекләренә алар башкаруында «Казаным – туган калам» җырына видео дөнья күрде. Сүзләрен күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиева иҗат иткән, көен композитор Ильяс Гыйләҗетдин язган, дип хәбәр итте оештыручылар.

«СалаваTik» проектында бик матур гадәт яши. Ел саен 30 августка республикабыз, башкалабыз турында яңа видео тәкъдим итәбез. «СалаваTik»лар башкаруында Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны – 46 мең, «Мин яратам сине, Татарстан» җыры 59 мең карау җыйды. «Казаным –туган калам» җыры – бүгенге көн балаларына ят җыр. Әмма 2000 нчы елларда аны балалар яратып тыңлаган. «СалаваTik»лар ярдәме белән бу җыр танылу алыр дип өметләнәбез. Сүзләре дә мәгънәле, көе дә йомшак, күңелгә ятышлы», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Яшь җырчыларыбыз «СалаваTik»ларның бу җырны башкарулары минем өчен зур бүләк булды. Композитор буларак аларга рәхмәтемне җиткерәм. Резеда Вәлиева белән бергә барлыгы 45 җыр иҗат иттек. Аның белән эшләве бик җиңел иде. 1996 елда Резеда апага Казан турында җыр язу идеясе белән чыктым. Ул тиз арада сүзләрен дә язып бирде. 2000 елда Казаныбыз стадионында Җыр-бию ансамле бу җырны башкарды. Чын күңелдән язылган җыр ул. Шушы шигъри юллар һәм көй аша Казаныбызны ничек яратуыбызны җиткерәсебез килде», – ди Ильяс Гыйләҗетдин. –.

«Чыннан да, шәһәребез елдан-ел үзгәрә, матурлана, ул гел үсештә. Киләсе елда Резеда апаның тууына 95 ел тула. Шул уңайдан бергә иҗат иткән җырларны туплап, ноталы китап чыгарасым килә. Ә болай балалар өчен төрле авторлар белән берлектә мин 80 ләп җырга көй иҗат иттем. Алар «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Сөембикә» журналларында ноталар белән басылды. СалаваTiклар башкаруындагы җырларны бик яратып тыңлыйм. Алга таба башка җырларымны да башкарырлар дигән теләктә калам», – ди композитор.

СалаваTikларны хәзер RUTUBE, ВКонтактедан да табып була. Аларның махсус аерым каналлары ачылды. «Язылучыларыбыз тагын да артыр дигән теләктә калабыз», – ди проект оештыручылары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus